“Рәхмәт төшкере”,- ди әни
Яхшырак эш эшләсәм,
Моны ал да, тегене ал дип,
Теңкәсенә төшмәсәм.
Бишле алсам да мактый ул,
Сөенә миннән бигрәк
Бишлеләрне шуңа күрә
Аласы килә күбрәк.
Эшләрем гел уңга киткәч,
Аптырап куям хәтта
Әниемнең рәхмәтләре
Төшәдер миңа хак та.
Калимуллина Гүзәл, 3Б класс укучысы
|