МОУСОШ №2 г.АзнакаевоПонедельник, 29.04.2024, 14:23

Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Публикации | Регистрация | Вход
Меню сайта

Главная » Статьи » Мои статьи

Табигать һәм кеше.Чишмәләр.

Тема: Табигать һәм кеше.Чишмәләр.

Максат: 1.Укучыларның чишмә темасына сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру

   2.Чишмәләргә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләү,табигатьнең матурлыгын, байлыгын күрә, аңлый белергә өйрәтү.

   3.Логик фикерләүләрен, иҗади эшләүләрен үстерү.

 

Җиһазлау:Укучыларның чишмә турында язган рефератлары;

   Чишмә турында укучыларның ясаган китаплары, рәсемнәре;

   Чишмә исемнәре язылган ребуслар;

   Чишмә турында кроссворд;

   Чишмә турында җырлар аудио һәм видеоязмаларда.

 

Дәрес барышы.

 

  1. Оештыру.Исәнләшү.Дәрес магнитофон язмасындагы чишмә тавышын тыңлаудан башлана.Дәреснең девизы:

                        Чишмәләребез саф килеш,

                         Каеннарыбыз ак килеш,

                         Гөлләр_чәчәкләр саф килеш,

                         Сандугачлы кичләр,

                         Тургайлы таңнар

                         Булсын имин килеш!

Видеоязмада Алсу-Фәридә дуэты башкаруында «Чишмәләр иле син,Туган як! » җырын тыңлап дәрескә старт алу

.

2.Максат белән таныштыру.

«Табигать һәм кеше» темасы буенча белемнәрен ныгыту.

3. Кабатлау өчен сораулар. Төркемнәрдә эш.

 1.  Без бу бүлектә нәрсәләр турында өйрәндек? (Урман, кошлар, кырмыскалар, бал кортлары, елгалар, чишмәләр һ. б.)

 2. Урман ни өчен кирәк?(урман планетабызның үпкәсе, ул матурлык һәм сәламәтлек чыганагы, кошларның һәм җәнлекләрнең өе, яшәү урыны)

3.Кошлар турында нинди әйтешләрне исегездә калдырдыгыз? (карга, күке,тукран) Һәр төркем берәр әйтешне яттан сөйли.

  1төркем.                              2төркем                                   3төркем

 

Карга әйтә: « Кар – кар,        Кәк-күк, кәк-күк,        Тук-тук, тукран,

Мичтә бәлеш бар, бар            Монда гөмбә бик күп, Тукылдатып утырам

Мичтән бәлеш алыр идем     Бик күп, бик күп,         Мичтә бәлеш пешәме

Өйдә кунак бар, бар».             Кәк-күк, кәк-күк.        Шуны көтеп утырам

                                                                            

                                                                                     

                                                                                      

  4. Кошлар турында кемнәрнең нинди шигырьләрен өйрәндек?

(Н. Мадъяров. «Тукран», Г.Тукай. «Кошларга», Г.Латыйп. «Кошларга.», «Ай былбылым.»Татар халык җыры.)

     5.   Чишмәләр турында кемнең шигырен өйрәндек?(Әхмәт Исхак. Чишмәләр.) 1укучы шигырьне сәнгатьле итеп укый.

      6.   Азнакай чишмәләре... дигән текстны кем язган?(Ә. Исхак.)

   

     3.Сүзлекчә эше.Укучыларның хәтерләрен тикшерү (төркемнәрдә эш).

Көмештәй су-                             табигать ярлылана        зарарлана-

Су бетәчәк-                                 кадерләп саклау-           җидегән чишмә-

Яшел чирәмле юл-                     ядкарь-                           чишмәләр кибәләр                                                                                                    

Чишмәләрне чистартмыйлар-   челтер-челтер-            инеш-

Шифалы дым сирпеп-                Чишмәләр яшәс          Юл өзелмәсен-

Заповедник-                                 действует-                      источник-

Водохранилище-                          впадает-                         окружающая среда-

Течет-                                            каменистый-                 если бросишь-

 

 4.Кроссворд чишү. Сораулар:1)Чишмә ничек ага? (челтер-челтер)

                                                     2)Чишмә суы нинди?(чиста)    

                                                     3)Чишмә суы нинди?(йомшак)

                                                      4)Чишмә суы нинди? (тәмле)

 

  Өй эшен тикшерү. Укучылар язган рефератларны уку.(һәр төркемнән берәр укучы үз эшен укый. М-н:Артур, Ранис, Лена,Тимур). Укучылар рефератларын такта янында чишмәләр рәсемен кулланып сөйлиләр яки укыйлар.

     1укучы(Артур):Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агымы, үз юлы бар. Бер ише шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләре исә әкрен генә үзенә юл ала. Өчечеләре, җир куеныннан, ургылып чыга.

   Безнең Азнакаебыз да чишмәләргә бик бай. Бездә йөздән артык чишмә бар. Әйе, Чишмә суы хәзер иң кадерле сыйлардан санала. Кунак-мазар килсә, берәрсе ерак юлдан кайтса Чишмә суыннан чәй куйганнар.”Суыбыз бик тәмле безнең”-  дип чын күңелдән горурланып кунакны кыстый-кыстый сыйлаганнар.Халык чишмәләргә ягымлы, матур, исеме җисеменә туры килә торган исемнәр дә кушкан.

 

  Укытучы: Сез укучылар нинди чишмә исемнәрен беләсез?(Ак каен, Дуслык, Хәсән, Каенлык, Ядкарь, Ташлык, Зирекле елга, Бәллүр, Юкәлек, Таллык һ.б.)

 

   Чишмә исемнәре язылган ребусларны чиштерү һәм дәфтәрләргә язып кую.

 

   2нче укучы(Сергей):Урманнарда, болыннарда, басуларда йөреп,сусагач, чылтырап аккан чишмә буена килеп чыккач, суның чисталыгына карап, аның җирдән бәреп чыгуын күреп сокланып карап торабыз.Ә аның суын татып карагач, нинди тәмле, нинди салкын икән диябез.Кое,колонкалар булганчы, кешеләр суны чишмәләрдән эчкәннәр. Чишмәләр я тау арасыннан,я тау итәгеннән бәреп чыкканнар.Чишмәгә бару өчен басма, баскыч ясаганнар.Чишмә суы улактан ага, ә улаклар элек агач кайрысыннан ясалган булган, тузган саен аны алыштырып торганнар. Чишмә изге урын, шуңа күрә кеше аны матурлый, бизи, чистартып тора.

 

  3нче укучы(Тимур): «Сабыйга» журналы 1998ел№9-10 буенча Фирдәвес Зарифның «Чишмә» хикәясе белән таныштыра.

 

   8.Музыкаль тәнәфес.”Зәңгәр чишмә”. 8 нче б класс укучысы Рита башкаруында җыр.

   9.Чишмә турында шигырьләр уку.(төркемнәрдә эш)

      1)Якташ  шагыйрьләрнең чишмә турында язган шигырьләре. (Т. Шәрипова.Төшәм чишмә буена., Ә. Исхаков.Чишмәләр иле син,Туган як!, Ф.Гыйззәтуллина.Чишмә суы. һ. б.)

  2)Башка шагыйрьләрнең чишмә турындагы шигырьләре. (Мөҗәһит.Чишмәбез көлеп тора.,Чишмә.Ф.Шәйхелисламов.Искеавыл чишмәсе.

  Магнитофон язмасында Илдар Юзеевның «Аксакал сүзе» шигырен тыңлау һәм Римма Ибраһимова башкаруында «Балачак чишмәсе» җыры белән танышу.

 

                           Чишмәләрнең әһәмияте турында сөйләшү.

 10.Стенд буенча Азнакай чишмәләре белән таныштыру (укытучы сүзе)

       Әйе,укучылар,элек-электән чишмәләрне бик кадерләп тотканнар.Кайбер чишмәләрне гомере буена бер кеше караган, бу шөгыль атадан улга, оныкка күчкән.Шулай чишмә исемнәре туган(Миннәхмәт, Хәсән һ. б.).

       Бүгнге көндә Азнакай нефтьчеләре чишмәләребезне төзекләндерүгә бик зур көч куйдылар.Чишмә юлларын асфальтладылар, яңа улаклар куйдылар, ял итүчеләргә, су алучыларга барлык уңайлыкларын тудырдылар.

       Әле бөтен җирдә дә чишмәләргә уңай якка караш үзгәрмәгән. Кайбер чишмәләребез ташландык хәлдә, чүп оясына әверелгән. Безнең нефтьчеләребез төзекләндергән менә бу матур чишмәләребезнең дә тирә-юне ял итүчеләр тарафыннан рәнҗетелә, пычрана.Үзләреннән соң кәгазьләр, консерва савытлары, буш һәм ватык шешәләр кала.

     Шушындый салкын караштан чишмәләребез кабат юкка чыкмасмы?

 Укучылар, безнең чишмәләргә карашыбыз нинди булырга тиеш?Проблемалы сорауларга җаваплар табу.(төркемнәрдә эш)

 

      Укучылар: Чишмә,су буйларын пычратмаска, чишмә, су юлларын ташлардан, балчыклардан чистартып торырга кирәк. Булган чишмәләрне сакларга кирәк.

 

      Чишмәләр ни сәбәпле корый?(Чишмә буйларында көтү йөрсә, тапталса, чүпләр ташланса,пычранса чишмә корый.Аның суы агып төшә торган елгалар, инешләр дә корый, кибә. Су, дым булмагач үләннәр, куаклар, болыннар да корый, бу тирәгә кошлар да оя кормый.Анда табигать үлә.

   Димәк, чишмәләрне сакларга кирәк.

 Чишмәләр ни өчен кирәк?Төркемнәрдә эш.(эчәр өчен,юыну өчен, табигатьне бизәр өчен, ял итү өчен һ. б.)

 Укытучы:Азнакай өчен чишмәләр су чыганагы да, гүзәллек чыганагы да,җан тынычлыгы бирүче ял урыны да, экология дә, тәрбия чарасы да.Кеше сусыз яши алмый. Су-тормыш чыганагы.Чиста су,саф һава, икмәк безгә яшәү өчен кирәк.Чишмә тирәсендә туйлар, туган көннәр, очрашулар үткәрү гадәти күренешкә әйләнеп бара.Укучылар,элек кызлар чишмәгә теләк тели-тели барганнар,үзләренә тазалык, саулык, бәхет сораганнар. Кызларга килен булып төшкәч тә су юлын, чишмә юлын күрсәткәннәр.Егетләр-кызлар чишмә буйларында очрашканнар,бер-берсенә вәгъдә бирешкәннәр.

   Чишмә- изге урын, шуңа күрә кеше аны матурлый, бизи, чишмә янына матур сөлгеләр эләләр, чүмечләр куялар.

 

 Видеоязмада Сибгат Хәким сөйләвендә «Җидегән чишмә» җырының язылу тарихы һәм Зөһрә Сәхәбиева башкаруында җыр белән танышу.

 

 Нәтиҗә. Билгеләр кую. Йомгак.



Источник: Зигангирова И.Р.
Категория: Мои статьи | Добавил: aznakay-sch2 (13.12.2008) | Автор: Зигангирова И.Р. E
Просмотров: 17447 | Комментарии: 3 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 1
1 татар  
0
кошлар коненэ карата шигырь язып бирегез эле пож-ста............

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Поиск

Друзья сайта

             
             
             
    Школьный турэкоклуб "Буревестник"
    ШМО учителей русского языка и литературы
    МОиН РФ

    Интернет-центр "Белем" на татарском языке
    Лучшие сайты Рунета


    Copyright © 2007 - г. Азнакаево Республики Татарстан
    Бесплатный хостинг uCoz